2019 елның 05 апрелендә Зәй муниципаль районының "Нива" ҖЧҖдә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган графикка туры китереп, тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды.
Еллык техник карау уздыру графигы буенча, 2019 елның 5 апрелендә "БЕХТЕРЕВО" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
2019 елның 5 апрелендә Чирмешән районында "Черемшанагро" ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карау уздыру барышында техника буенча документлар, номер агрегатларының документта күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы тикшерелде.
Быелның 2 апрелендә Чүпрәле районының "Эталон-Агро" ҖЧҖ базасында язгы кыр эшләре чорына әзерлек һәм тракторларны, тагылмаларны һәм авыл хуҗалыгы техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү темасына багышланган семинар-киңәшмә узды.
Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә территориаль бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, әлеге чара барышында I кварталдагы эшкә йомгак ясалды һәм быелның икенче кварталына бурычлар куелды.
3 апрель көнне ТР Лениногорск муниципаль районының "Маркс" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторларын һәм үзйөрешле машиналарын техник карауга тапшырды. Әлеге чара барышында хуҗалыклардагы тракторчылар белән әңгәмә һәм трактор, тагылма техникасын кыр һәм транспорт эшләрендә куркынычсыз файдалану буенча аңлату эше уздырылды. Һәр механизатор үзенә беркетелгән техниканы техник нормаларга һәм таләпләргә туры килү-килмәве буенча тикшерүгә тапшырды.
Еллык техник карау уздыру графигына туры китереп, 2019 елның 2 апрелендә Бөгелмә муниципаль районында "Агропродукт" ҖЧҖ тракторларына һәм тагылмаларына техник карау уздырылды.
2019 елның 3 апрелендә, еллык техник карау уздыру графигына туры китереп, ТР Алабуга муниципаль районы буенча "Светлая Долина" ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
2019 елның 01 апрелендә Ютазы муниципаль районында Тукай исемендәге ҖЧҖ агропредприятиесенеке булган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
2019 елның 1 апрелендә Арча муниципаль районының "Ак Барс" агрокомплексында графикка ярашлы рәвештә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Барлыгы 48 берәмлек үзйөрешле машина китерелгән иде.