Еллык техник карау уздыру графигы буенча, 2019 елның 5 апрелендә "БЕХТЕРЕВО" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 7 берәмлек техника күрсәтелде. Нәтиҗәдә техник карау уздыру турында 6 таныклык бирелде һәм, ачыкланган җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә чыгарып, 1 техник карау акты төзелде. "БЕХТЕРЕВО" ҖЧҖ хезмәткәрләре белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә уздырылды.
Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.