График буенча, бу елның 2 июнендә Әлмәт муниципаль районының «Таграс-ТрансСервис» ҖЧҖ һәм «Союз-Агро» ҖЧҖ еллык техник тикшерү уздырылды.
Тикшерүгә 50 берәмлек техника күрсәтелде. Карау барышында яктырту приборларына, тормоз системасын контрольдә тоту чараларына, руль идарәсенә, техниканың техник торышына, төягечтә һәм экскаваторда эшләүгә рөхсәт категориясе булган таныклыкларга аерым игътибар бирелде.
Барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карау нәтиҗәләре буенча аңа техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Чараның соңгы өлешендә катнашучылар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча тематик әңгәмә үткәрелде.
Аннары, 2026 елның 4 июнендә «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды. Имтихан тапшыруда барлыгы 31 укучы катнашты. Тапшыручыларның гомуми саныннан 3 укучы тапшырмады.
Имтихан алдыннан өстәмә рәвештә имин эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәләренә мисаллар китерелде.
Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Дамир Арсланов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.