Чүпрәле муниципаль районында 2019 елгы язгы кыр эшләре чорына әзерлек һәм куркынычсыз эксплуатация темасына семинар-киңәшмә узды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Быелның 2 апрелендә Чүпрәле районының "Эталон-Агро" ҖЧҖ базасында язгы кыр эшләре чорына әзерлек һәм тракторларны, тагылмаларны һәм авыл хуҗалыгы техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү темасына багышланган семинар-киңәшмә узды. Семинар барышында чарада катнашучыларны район хуҗалыкларында 2019 елда техник карау уздыру барышы белән таныштырдылар, уздырылган техник карауларның уңай яклары һәм җитешсезлекләре турында билгеләп үтелде. Габаритлы үзйөрешле һәм тагылмалы техникадан тыш иминлекле эксплуатация мәсьәләләре каралды. 2ПТС-6 тагылмалы МТЗ-1221.1 тракторында техник үлчәү приборларын кулланып, күрсәтмәле техник карау уздырып күрсәтелде.

 

И.И. Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International