ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

9 апрель көнне Ютазы муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан районнарында АСК оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурслар башланып китте.

Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланыр алдыннан һәм тракторлар уртак файдаланудагы юлларга массакүләм рәвештә чыга башлаганчы, җитешсезлекләре булган үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләүне булдырмас өчен, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлеге тарафыннан аларның техник торышына тикшерү уздырыла.

5, 6, 8 апрель көннәрендә "АПК Продовольственная программа" ҖЧҖ, Тәкәнеш һәм Нократ бүлекчәләрендә һәм "Берсутский" а/ф ҖЧҖ техник караулар уздырылды.


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

8 апрель көнне Әтнә муниципаль районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча АСК оешмаларын тикшерде, аның эшендә Әтнә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты. 

2019 елның 8 апрелендә "Союз-Агро" ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 93 берәмлек техника китерелде. Техник карауны уздыру барышында үлчәү приборлары кулланылды.

2019 елда техник карау уздыру графигы буенча районның авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендәге хуҗалыкларында тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла. 5 һәм 8 апрель көннәрендә мондый чаралар "Агролак" ҖЧҖ һәм "Тукаш" ҖЧҖ оешмаларында үтте. Техник карауга ремонтланган һәм техник хезмәт күрсәтелгән барча техника күрсәтелде.

6 апрель көнне Ф.Ф.Кадыйров КФХ базасында Буа районы башлыгы М.А.Җәббаров һәм башкарма комитет җитәкчесе Р.Р.Кәмәртдинов катнашында районның крестьян-фермер хуҗалыклары семинар-киңәшмәсе булды. Чарада шулай ук районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов, "Россельхозцентр" ФДБУ, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләре катнашты.

Быелның 6 апрелендә "Сатурн-Урал" ҖЧҖдә (Сарабиккол авылы) 2019 елның язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашты.  

2019 елның 6 апрелендә Арча муниципаль районының "Возрождение" агрофирмасы" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары һәм баш агрономнары катнашында, Арча районы Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов җитәкчелегендә язгы кыр эшләренә техниканы әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.       


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International