8 апрель көнне Әтнә муниципаль районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча АСК оешмаларын тикшерде, аның эшендә Әтнә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты. Эш барышында комиссия тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген бәяләде, машина-трактор паркларының торышын, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы шартларының үтәлешен, эш планнарын, орлыкчылык материалларының һәм ашламаларның булу-булмавын тикшерде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын Ф.Галиев исемендәге АХСК бирелде, икенче урында – Ленин исемендәге токым заводы АХСК, өченче урында – "Кушар" АХСК.
Р.К.Сабиров,
ТР Әтнә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.