2019 елның 6 апрелендә Арча муниципаль районының "Возрождение" агрофирмасы" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары һәм баш агрономнары катнашында, Арча районы Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов җитәкчелегендә язгы кыр эшләренә техниканы әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Семинарның теория өлешендә Ренат Гатиятов 2018 елгы эшкә йомгак ясады һәм быел язгы кыр эшләрен уздыру буенча бурычлар билгеләде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны үзйөрешле техниканы теркәтү һәм техник карау уздыру таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, язгы кыр эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук транспорт чараларның техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы булган вазыйфаи затларны административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2018 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларына мисаллар китерелде. Семинарның гамәли өлешендә саклыкханәләрдә орлыкларны саклау эше белән таныштылар, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Үзйөрешле техникага һәм тагылмаларга күрсәтмәле техник карау уздырылды. Техник карауга 56 берәмлек техника күрсәтелгән иде, алардан 53се техник карау таләпләренә җавап бирә иде, 3 тагылма тормоз системасының төзексез булуы аркасында техник карау узмады.
Габделхак Касыймов,
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
