Быелның 6 апрелендә "Сатурн-Урал" ҖЧҖдә (Сарабиккол авылы) 2019 елның язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашты.
Семинар барышында "Сатурн-Урал" ҖЧҖ кыр агрегатларына презентация ясалды, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү үзенчәлекләре турында әйтелде, шулай ук орлыклар, минерал ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш һәм алда торган язгы кыр эшләрендә түләү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре турында сүз барды.
Семинар уздырылган датага дәүләт техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан районның 3: "Маркс" ҖЧҖ, "Союз-Агро" ҖЧҖ, "Сатурн-Урал" ҖЧҖ хуҗалыкларында тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырылды. Нәтиҗәдә семинарда катнашучыларга дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Галимов тарафыннан мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук әлеге хуҗалыкта уздырылган техник карау нәтиҗәләре турында да әйтелде: карауга тапшырылган 17 берәмлек трактор, үзйөрешле машина һәм тагылма арасыннан 14 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды һәм эксплуатациягә рөхсәт алды. 3 үзйөрешле машинада техник карау уздырылганда белдерелә торган таләпләргә туры килмәү очраклары ачыкланды. Алар буенча актлар төзелде, шуларга ярашлы рәвештә җитешсезлекләре бетерелгәннән соң техника яңадан техник карауга тапшырылырга тиеш.
Киңәшмәдә катнашучыларга шулай ук техникага техник карау уздыру тәртибе турында аңлатылды һәм Беларус 1221.2 тракторы мисалында күрсәтелде. Тормоз системасына, шиннарга һәм тәгәрмәч дискларына, руль идарәсенә, яктылык приборларына тикшерү ясалды, медицина аптечкасының, янгын сүндергечнең, аварияле тукталыш тамгасының булу-булмавы һәм техник карау уздырылганда белдерелә торган калган таләпләргә җавап бирү-бирмәве тикшереп күрсәтелде. Семинар барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерү эшчәнлеген башкарганда хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен үтәү буенча куелган бурычларның актуальлеге һәм әһәмиятле булуы билгеләнде.
И.Н.Галимов,
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
