ТР Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың әзерлеге, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлеше һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше тикшерелде
10 апрель көнне Чистай муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов җитәкчелегендә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.
Кырга чыгарга барысы да әзер микән? Ел саен район хуҗалыкларында машина-трактор паркының алда торучы язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә. Кырга чыгар алдыннан механизаторларның кәефе нинди, быел нинди уңышка өмет итәргә мөмкин, кайсы проблемаларга махсус игътибар юнәлтергә кирәк? Шушы һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган конкурсларга йомгак ясаганда җавап алырга мөмкин. Район буенча беренче урын әлеге конкурста Александр Планин хуҗалыгына бирелде, икенче һәм өченче урыннарда – Юрий Семушкин һәм Сергей Юрков коллективларында.
9 апрель көнне Түбән Кама муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре катнашындагы комиссия районның 5 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды.
2019 елның 09 апрелендә Түбән Кама шәһәренең "Нижнекамскшина" ГАҖдә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган графикка туры китереп, тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды.
10 апрель көнне Балтач муниципаль районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча АСК оешмаларын тикшерде, аның эшендә Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Габдрахманов М.Р. катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2017 елның 18 декабрендәге 01-05/320-пр номерлы боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник карау турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибенә туры китереп, еллык техник карау уздыру графигына ярашлы рәвештә 2019 елның 10 апрелендә "Вятские Зори" АФ ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
9 апрель көнне, Минзәлә муниципаль районына барганда, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Әфраим улы агросәнәгать комплексы оешмаларының 2019 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек дәрәҗәсен тикшерде. Шуннан соң язгы кыр эшләрен уздыруга иң яхшы әзерлек торышы буенча АСК оешмалары арасында конкурс үткәрелде. Комиссия составында шулай ук районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр хезмәткәрләре катнашты.
2019 елның 9 апрелендә "АвтоТехКазань" ҖЧҖ автомәктәбе базасында "А1, В, С" категорияләре буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
2019 елның 9 апрелендә авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча смотр-конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе конкурста катнашу теләген белдергән 8 авыл хуҗалыгы формированиесендә булды.