Тәтеш муниципаль районында смотр-конкурс булды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 9 апрелендә авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча смотр-конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе конкурста катнашу теләген белдергән 8 авыл хуҗалыгы формированиесендә булды. "Агробизнес кадрларын яңадан укытып әзерләү татар институты" ФДБМУ хезмәтне саклау буенча укыту-методика үзәге җитәкчесе Ф.Г.Әхмәтов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы И.А.Садриев, "Россельхозцентр" ФДБУ Тәтеш районы бүлеге башлыгы Р.Г.Закиров, Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы С.А.Балантаев хуҗалыкларның җитәкчеләре катнашында технологик мәйданчыкларга чыгарып куелган тракторларны, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын карады.

Комиссия райондагы авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы чәчүне уздыруга әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Механизаторлар белән очрашулар барышында хезмәткә түләү, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.

С.А.Балантаев - Тәтеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International