Казан шәһәренең "АвтоТехКазань" ҖЧҖ автомәктәбе базасында имтиханнар узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 9 апрелендә "АвтоТехКазань" ҖЧҖ автомәктәбе базасында "А1, В, С" категорияләре буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 21 кеше кертелде. Алардан 16 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, монысын 15 студент уңышлы тапшырды. Килмәгәннәр һәм сынауны тапшырмаучылар өчен имтиханны кабат 7 көннән биреп карау мөмкин булачак.

 

М.Р.Әхмәтҗанов – Казан ш. буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International