Язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча Чистай муниципаль районы оешмалары арасында конкурс узды

2019 елның 12 апреле, җомга

10 апрель көнне Чистай муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов җитәкчелегендә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.

Тикшерү барышында машина-трактор паркының, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарының һәм агрегатларның, авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү пунктларының язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге, утырту материалының сыйфаты бәяләнде. Шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәткә түләү шартлары да бәяләнде. Комиссия, тулаем алганда, барлык хуҗалыкларда да эшнең яхшы оештырылган булуын билгеләде. Ләкин кайбер хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү буенча берникадәр кисәтүләр булды. Комиссия аларны кыска срок эчендә бетерү буенча киңәшләр җиткерде.

Конкурс йомгаклары буенча "Чистай" КП "Хузангай" ҖЧҖ бирелде, җитәкчесе – Ф.М.Мингалимов, икенче урында – "Чистай Агро" ҖЧҖ, җитәкчесе – Р.З.Алиуллов.

С.М.Дудин - Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International