"Нижнекамскшина" ГАҖдә еллык техник карау уздырылды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 09 апрелендә Түбән Кама шәһәренең "Нижнекамскшина" ГАҖдә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган графикка туры китереп, тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга игътибар бирелә.  Еллык техник карауга 46 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның 44 берәмлеге белдерелгән таләпләргә җавап бирә иде.

 

 Рәмзин Рәфис улы – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International