Хуҗалыкларның 2019 елгы язгы эшләренә әзерлеге буенча республика конкурсы кысаларында быелның 10 апрелендә Буа муниципаль районында Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе: "ТИПКА" ӨҺББ ФДБМУ хезмәтне саклау буенча укыту-методика үзәге җитәкчесе Ф.Г.Әхмәтов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов, "Россельхозцентр" ФДУ район филиалы башлыгы Р.Т.Ибәтуллин һәм районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов составында, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Т.Г.Таһирҗанов рәислегендә урынга чыгып тикшерү уздырды, чара барышында ТР Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың әзерлеге, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлеше һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге 8 хуҗалык каралды. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Авангард" ҖЧҖ яулады, ул мөмкин булган 40 баллдан 39 балл туплады. Икенче һәм өченче урыннарны "Кыят" ААҖ һәм "Ембулатово" хуҗалыгы бүлеште. Әлеге очракта хуҗалыклар тигез күләмдәге баллар (40тан 38) туплаган иде, ләкин конкурс шартларын исәпкә алганда, эшләрнең зуррак күләме башкарылган һәм техника саны күбрәк булган очракларга өстенлек бирелүен исәпкә алып, "Кыят" ААҖ хуҗалыгына хокуклы нигездә икенче урын бирелде. Уздырылган конкурс йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы техникасының уртача әзерлек дәрәҗәсе дә билгеләнде, ул 37,1 балл тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч авыл хуҗалыгы техникасының алда торган язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек дәрәҗәсендә булуын күрсәтә.
Е.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа ш. һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.