Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2017 елның 18 декабрендәге 01-05/320-пр номерлы боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник карау турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибенә туры китереп, еллык техник карау уздыру графигына ярашлы рәвештә 2019 елның 10 апрелендә "Вятские Зори" АФ ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге хуҗалыктан 23 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе-бирмәвенә махсус игътибар бирелде. Нәтиҗәдә техник карау уздыру турында 21 таныклык бирелде һәм, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә чыгарып, 2 техник карау акты төзелде.
Марсель Шияпов – ТР Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.