Балтач муниципаль районында – хуҗалыклар конкурсы

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрель көнне Балтач муниципаль районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча АСК оешмаларын тикшерде, аның эшендә Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Габдрахманов М.Р. катнашты.  Эш барышында комиссия тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген бәяләде, машина-трактор паркларының торышын, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы шартларының үтәлешен, эш планнарын, орлык материалларының һәм ашламаларның булу-булмавын тикшерде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын "КЫЗЫЛ ЮЛ" АХСК бирелде, икенче урында – "Яңа тормыш" ҖЧҖ, өченче урында – "Татарстан" АХП ҖЧҖ.

М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International