ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

 

2019 елның 9 апрелендә Зәй муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының "2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздыру турында" 2019 елның 4 апрелендәге 68/2 номерлы боерыгы нигезендә Зәй ш. һәм Зәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Г.Кәримов, а/х министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Т.Г.Таһирҗанов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында конкурс узды.

11 апрель көнне Алабуга муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия районның 6 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыкларында булды. Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек торышын, хезмәт сагы таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләде.

Ел саен техник карау уздыру графигы нигезендә Арча муниципаль районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә.

10 апрель көнне Сарман муниципаль районында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлек торышына үзара тикшерүләр узды.

Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов җитәкчелегендә узды.

2019 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия республика конкурсы кысаларында райондагы барлык хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеген тикшерде. 

Татарстан районнарында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурслар башланды. Питрәч муниципаль районында комиссия әлеге эшне 10 апрель көнне уздырды һәм 6 авыл хуҗалыгы формированиесен тикшерде.

2019 елның 9-10 апрель көннәрендә Арча районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлек торышына үзара тикшерүләр узды. Хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеген түбәндәгеләр составындагы комиссия тикшерде: комиссия җитәкчесе – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Н.Л.Титов, авыл хуҗалыгын техник яктан үзгәртеп коралландыру секторы мөдире Я.Г.Клетенков, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.М.Гатиятов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Арча районы агрофирмалары белгечләре.

10 апрель көнне Мөслим районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды.

10 апрель көнне Әгерҗе муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды.

2019 елның 10 апрелендә Биектау муниципаль районының "Татмелиорация-Агро" ҖЧҖендә районның агросәнәгать комплексына караучы тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International