16 апрель көнне Идарә хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Игенчеләр сарае паркын төзекләндерү буенча оештырылган өмәдә катнашты.
12 апрель көнне Балык Бистәсе муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды.
2019 елнның 11 апрель көнендә Аксубай районы агросәнәгать комплексының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Комиссияне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм район башлыгы Камил Гыйльманов җитәкләде.
8 һәм 10 апрель көннәрендә, АСК предприятиеләре арасында расланган графикка туры китереп, ТР Яшел Үзән районының "Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды.
12 апрель көнне Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е.Богомолов, авыл хуҗалыгы идарәсенең һәм Россельхозцентр бүлегенең баш белгечләре, Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.В.Хисмәтуллин катнашындагы комиссия техниканың һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек торышын тикшерде.
12 апрель көнне Кайбыч муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча үзара тикшерү уздырылды. "Татагрохим" ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, "Татагрохим" ААҖ генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек хезмәте һәм Россельхозцентр бүлеге вәкилләре катнашындагы комиссия район хуҗалыклары буйлап техниканың әзерлеген, чәчүлек материалын, тракторларның механизаторлар белән тәэмин ителешен, ремонт һәм чәчү эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасының саклануын тикшерде.
11 апрель көнне Яшел Үзән муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды.
2019 елның 11 апрелендә "ЦПК-Татнефть" ӨҺББ ХМУ Алабуга филиалы автомәктәбе базасында "АI" категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
11 апрель көнне Азнакай муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия районның 16 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыгында булды.
10 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды.