Кайбыч муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча конкурс булды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

12 апрель көнне Кайбыч муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча үзара тикшерү уздырылды. "Татагрохим" ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, "Татагрохим" ААҖ генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек хезмәте һәм Россельхозцентр бүлеге вәкилләре катнашындагы комиссия район хуҗалыклары буйлап техниканың әзерлеген, чәчүлек материалын, тракторларның механизаторлар белән тәэмин ителешен, ремонт һәм чәчү эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасының саклануын тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия, тулаем алганда, район буенча язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек дәрәҗәсен билгеләде, мөмкин булган 40 баллдан 37,5 балл туплап, беренче урынны "Кубня" агрофирмасы алды, икенче урында – 37шәр балл туплаган "Подберезье" һәм "Туган як-Агро" агрофирмалары.

Рушан Тимуршин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International