10 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. "Татагрохим" ААҖ, "Татлизинг" АҖ вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек хезмәте һәм Россельхозцентр белгечләреннән торучы комиссия райондагы мөмкин булганча күбрәк хуҗалыкта техника торышын һәм чәчүлек материалны тикшерергә тырышты. Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек торышын, хезмәт сагы таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләде.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урын "Бортас" агрофирмасы" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – "Зур Келәр" АҖ, өченчедә – "Теньковская" агрофирмасы" ҖЧҖ.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.