ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Быелның 16 апрелендә Буа муниципаль районы хакимиятендә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә транспорт чараларын теркәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елның 19 декабрендәге 01-05/343-пр номерлы боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник карау турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибенә туры китереп, Ютазы муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә билгеләнгән срокларда еллык техник карау уздырулар тәмамланды.

2019 елның 17 апрелендә Әгерҗе муниципаль районының "АГРЫЗАГРОХИМСЕРВИС" ҖЧҖ һәм "НАЗЯР" ҖЧҖ хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы тракторларына һәм тагылмаларына планлы техник карау уздырылды.

2019 елның 17 апрелендә Биектау муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан Кече Рәс авылында физик затларда булган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерүгә 12 берәмлек үзйөрешле машина күрсәтелде.

2019 елның 17 апрелендә Әлки муниципаль районында Хлебодаровка һәм Алпарово авылларында урнашкан "Восток зернопродукт" АҖ отрядларында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

11 апрель көнне Чүпрәле районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча конкурс булды.

15 апрель көнне Теләче муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды.

Ел саен техник карау уздыру графигы нигезендә Мамадыш муниципаль районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә.

2019 елның 15 апрелендә Тәтеш муниципаль районының "Содружество" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. 66 берәмлек күрсәтелде, аларның 60 берәмлеге буенча техник карау узу турында актлар бирелде, 6 буенча техник карау актлары төзелде, алар буенча 6 күрсәтмә чыгарылды. 

11 апрельдә Мамадыш районында авыл хуҗалыгы техникасының 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеген карау буенча комиссия тикшерү узды. Комиссияне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International