Чүпрәле муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча конкурс булды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

11 апрель көнне Чүпрәле районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Г.Таһирҗанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек һәм Россельхозцентр бүлеге башлыклары катнашындагы комиссия "Эталон-Агро" ҖЧҖ, "Цильна" ҖЧҖ, П.В.Дементьев исемендәге агрофирма ҖЧҖ, "АК Барс Чүпрәле" ҖЧҖ, "АгроТрансПорт" ҖЧҖ, "Низамов А.А." КФХ хуҗалыкларын техниканың, орлык материалының әзерлегенә, ремонт һәм чәчү эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасынң үтәлешенә бәйле мәсьәләләрдә карап чыкты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия язгы кыр эшләренә район буенча тулаем алганда яхшы әзерлек булуын билгеләде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны 39,5 балл туплап, "Цильна" ҖЧҖ яулады, икенче урында 37 балл туплаган "Эталон-Агро" ҖЧҖ, өченчедә – 36 балл туплаган "Ак Барс Чүпрәле" ҖЧҖ.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International