Ел саен техник карау уздыру графигы нигезендә Мамадыш муниципаль районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә. "АПК Продпрограмма" ҖЧҖдә техник карау уздырылды. Техник карауга тапшырылган барча техника янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, варияле тукталыш тамгалары белән тәэмин ителгән. Техник карауга 100 берәмлектән артык техника күрсәтелгән иде, аларның 21 берәмлеге техник карауны уза алмады, аларга техник карау актлары тапшырылды. Техкарау йомгаклары буенча механизаторлар, белгечләр һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатациягә кертү өчен җаваплы затлар катнашында җентекле анализ ясалды. Техкарау барышында механизаторларның тиешле документлары булу-булмавы тикшерелде. Тракторлар контроль-үлчәү җиһазларын кулланып тикшерелде.
Илнур Сафин – ТР Мамадыш ш. һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.