Быелның 16 апрелендә Буа муниципаль районы хакимиятендә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә транспорт чараларын теркәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне турыдан-туры Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы М.А.Җәббаров уздырды, киңәшмә эшендә Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары И.Ф.Ермеев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Х.Гарипов, Буа ш. һәм Буа муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов катнашты. Киңәшмәгә шулай ук "Заря" ҖЧҖ җитәкчесе Ф.Җ. Мөдәррисов һәм "Дружба" ҖЧҖ җитәкчесе Р.Р.Гыйсмәтов чакырылган иде. Әлеге җитәкчеләр юктан гына чакырылмаган, алар җитәкчелек иткән хуҗалыкларда еш кына дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлмәгән һәм тиешенчә еллык техник карауны узмаган үзйөрешле техника эксплуатацияләнә.
М.А.Җәббаровның: "Мондый тискәре хәл ни рәвешле барлыкка килгән?" – дип законлы рәвештә соравы иң беренче чиратта районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитновка юнәлдерелде.
Үз җавабында Е.Разбитнов тәфсилләп җиткергәнчә, теркәлмәгән үзйөрешле техниканы файдалануга хәл юктан гына барлыкка килмәгән, моңа банкротлык кысаларында юридик затны ликвидацияләү кебек хуҗалык-икътисад буенча төрле үзгәртеп корулар, гамәлдәге норматив-хокукый актлардагы искергән һәм бүгенге чынбарлыкны күздә тотмаган камилсезлекләр сәбәпче.
Әйтик, банкротлык кысаларында юридик зат бетерелгәндә һәм мөлкәт комплексы сатулар аша сатып җибәрелгәндә, яңа милекче техниканы исәптән төшерми һәм үзе өчен аны рәсмиләштерми. Бу очракта ул аны башка затка арендага тапшыра, нәтиҗәдә коллизия барлыкка килә: арендатор техниканы рәсмиләштерә алмый, чөнки милекчелек хокукына ия түгел, ә дәүләт техник күзәтчелек органнары техник карау уздыра алмый, чөнки теркәү документларында элеккеге милекче күрсәтелгән, ә ул исә инде ликвидацияләнгән.
Әлеге күңелсез хәлнең башка сәбәпләре дә билгеләнде, аларын тәнкыйтькә тотылган авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре җиткерде. Алар әйтеп узганча, икътисадый холыклы сәбәрләр турында бертавыштан әйтергә була, ягъни төрле теркәү гамәлләре өчен, шул исәптән еллык техник карау уздырган өчен, үз вакытында түләү мөмкинлеге юк.
Үз ягыннан дәүләт техник күзәтчелек инспекторы проблеманы хәл итү юлларын билгеләде. Беренчедән, техника белән төрле алыш-бирешләрне башкарганда хуҗалык җитәкчесе тарафыннан юридик үлчәнгән карарлар кабул итәргә; икенчедән, җирле дәүләт техник күзәтчелек органына үз вакытында хәбәр итәргә һәм әлеге алыш-бирешләр буенча консультацияләр алырга.
Район башлыгы М.А.Җәббаров чыгыш ясаган Е.Разбитновның дәлилләрен игътибарга алды һәм алга таба проблеманы хәл итү эше буенча аңа җиткереп тору бурычын йөкләде.
"Заря" ҖЧҖ һәм "Дружба" ҖЧҖ җитәкчеләренә катгый формада төрле каршылыкларны бетерү, транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен үтәүне һәм алга таба машина-трактор паркына техник карауны үз вакытында уздыруны тәэмин итү турында күрсәтелде.
Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа ш. һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.