Ютазы муниципаль районында техник карау йомгаклары

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елның 19 декабрендәге 01-05/343-пр номерлы боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник карау турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибенә туры китереп, Ютазы муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә билгеләнгән срокларда еллык техник карау уздырулар тәмамланды. Техник карауга 98 трактор һәм тагылма, погрузчиклар һәм башка төрле үзйөрешле машиналар тапшырылды, аларның 72се беренче тапкырдан ук тикшерүне уңышлы узды, калганнары буенча техник карау актлары төзелде, 7 күрсәтмә бирелде һәм аларның 5се инде тикшерелде. Югарыда аталган техникаларның өчтән бер өлеше контроль-үлчәү приборлары ярдәмендә тикшерелде. "АгроМир" ҖЧҖдә техник карау дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең штаттан тыш хезмәткәре А.М. Мәһмүтов белән берлектә уздырылды. Техник караулар нәтиҗәләре буенча тулы анализ ясалды, аның нәтиҗәләре механизаторларга, белгечләргә һәм техниканы эксплуатацияләү өчен җаваплы затларга җиткерелде, үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмәләр уздырылды.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International