25 апрель көнне ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Х.Шеронов урамы, 21, 09.00-12.00 сәгатьләрдә.
Эш графигы нигезендә, 2019 елның 19 апрелендә Казан шәһәрендә "Шәһәрне төзекләндерү" МУП предприятиесендә Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды.
2019 елның 19 апрелендә Әлки муниципаль районының Югары Актай авылында урнашкан "Восток зернопродукт" АҖ отрядларында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды.
Язгы кыр эшләрендә кулланылачак техниканы әзерләүдә әһәмиятле бурычларның берсе булып ремонт производствосын үз вакытында оештыру һәм 10 апрельгә кадәр техкарау графигында билгеләнгән срокларда техник карау уздыру тора.
23 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Кукмара муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.
2019 елның 18 апрелендә Әлки муниципаль районында Борискино һәм Әхмәт авылларында урнашкан "Восток зернопродукт" АҖ отрядларында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды.
Быелның 17 апрелендә кардан-саздан йөрүче техниканың 2019 елгы язгы-җәйге-көзге сезонга әзерлеге еллык техник карау кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан тикшерелде, аның барышында "Лениногорскнефть" НГТИ транспорт хезмәте катнашты.
2019 елның 16 апрелендә "Су транспорты мәктәбе" ҖЧҖ һәм "Мәгариф" ҖЧҖ автомәктәпләре базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 24 кеше кертелде.
2019 елның 16 апрелендә Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте базасында "В", "С", "Е" категорияләре буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар узды.
Сезне һөнәри бәйрәм – Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте оешкан көн белән тәбрик итәм!
Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә безнең хезмәт Татарстан Республикасы Хөкүмәте Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенә билгеләгән бурычларны лаеклы үтәп килә.