Бүген ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булды, анда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендәге дәүләт граждан хезмәткәренең башка төрле түләүле эшне башкару нияте турында гаризасы каралды.
17 һәм 18 апрель көннәрендә, расланган графикка туры китереп, "Каздорстрой" АҖ базасында техник карау уздырылды. Тикшерү өчен техника 2 мәйданчыкка чыгарып бастырылган иде: Яшел Үзән районының Новониколаевский поселогында һәм Нурлат авылында.
2019 елның 23 апрелендә "Перспектива-Казан кадрлар укыту үзәге" автономияле коммерциясез өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы автомәктәбе базасында "В", "С", "Д" категорияләре буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 15 кеше кертелде.
23 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Кукмара муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, очрашу барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру һәм теркәлү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.
2019 елның 23 апрелендә "Азнакай ПТС" АҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
2019 елның 22 апрелендә Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы хакимиятенең аппарат киңәшмәсендә районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров 2018 елдагы эшчәнлеккә һәм 2019 елгы эш планнарына багышланган доклад белән чыгыш ясады.
2019 елның 15 апреленнән 19ына кадәрге чорда Яңа Чишмә районының эре агросәнәгать комплексы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга еллык техник караулар уздырылды.
Быелның 17, 18, 19 апрелендә "Саба урманчылыгы" ДКУ эксплуатацияләнә торган, ә атап әйткәндә "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ, "Саба урман хуҗалыгы" ҖЧҖ, "Сабинский полидрев" ҖЧҖ һәм "Шәмәрдән" ҖЧҖ караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү өчен техника 8 мәйданчыкка чыгарып бастырылган иде: Сабабаш урманчылыгы, Ленин урманчылыгы (Теләче районы), Корса урманчылыгы (Арча районы), Шәмәрдән урманчылыгы, Кукмара урманчылыгы (Кукмара районы), Мишәбаш урманчылыгы, Агач эшкәртү комбинаты һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәге.
2019 елның 17, 18, 19 апрелендә Түбән Кама муниципаль районының "УАТ-НКНХ" ҖЧҖдә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
2019 елның 21 апрелендә Саба муниципаль районының район мәдәният сараенда "Җирле үзидарә көне" уңаеннан район башлыгы Р.Н.Миңнеханов тарафыннан тантаналы кабул итү чарасы уздырылды.