19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә, расланган график нигезендә, "Алексеевскдорстрой" ААҖ участокларында һәм төп базасында техник карап чыгулар уздырылды. Техник карап чыгуга 228 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Расланган график нигезендә, 25 апрельдә, "Татавтодор" АҖ Арча филиалының Әтнә участогында техник карау уздырылды. Юл-төзелеш машиналары юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч объект булып тора, шуңа бәйле рәвештә техниканың торышына һәм механизаторларның югары квалификациясенә таләпләрне даими үтәү зарурлыгы туа.
15 апрельдән башлап Минзәлә муниципаль районында физик затлар карамагында булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелә. Районда алар 500дән артык берәмлек исәпләнә, бу теркәлгән техниканың 50%ын тәшкил итә.
17 һәм 19 апрельдә Сарман аграр көллиятендә "B", "C", "E", "F" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга чираттагы имтиханнар узды. Сынауга барлыгы 48 студент кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегендә гражданнарны һәм юридик затларның вәкилләрен шәхсән кабул итте.
2019 елның 24 апрелендә Әгерҗе муниципаль районының "Иминлек" ҖЧҖдә А1 категориясе буенча мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына һәм В һәм С категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын алуга имтиханнар узды.
Быелның 24 апрелендә, расланган график нигезендә, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ базасында техник карау уздырылды. Техник карау өчен 32 трактор һәм башка төрле үзйөрешле машина, трактор тагылмалары тулы составында тезеп бастырылган иде.
23 апрель көнне, "Гарант" ИКК ҖЧҖ укыту комбинаты базасында AI, AII, AIII, B, C, D, E, F категорияләре буенча квалификация имтиханнары узды. Имтиханнарга барлыгы 38 кеше кертелде, шуларның 26сы сынауны уңышлы тапшырды.
2019 елның 17-18 апрелендә авыл хуҗалыгы производствосында механиклар курсын тәмамлап чыгучылар өчен В, С, Д, Е, F категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алуга имтиханнар узды. Сынауга 30 студент кертелде, 24се барлык квалификация таләпләрен уңышлы үтәде. Бирә алмаганнар өчен кабат имтихан бу атнада булачак.
Бүген Югары Ослан муниципаль районында язгы кыр эшләрен уздыру мәсьәләсе буенча күчмә эш киңәшмәсе узды.