Минзәлә муниципаль районында физик затларга караган тракторларга техник караулар уздырыла

2019 елның 26 апреле, җомга

15 апрельдән башлап Минзәлә муниципаль районында физик затлар карамагында булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелә. Районда алар 500дән артык берәмлек исәпләнә, бу теркәлгән техниканың 50%ын тәшкил итә. Авыл җирлекләре буенча расланган график нигезендә техник карау үткәрелә һәм бу эш май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Наратлы Кичү, Яңа Мәлкән, Аю, Яңа Маҗын авыл җирлекләрендә техника яхшы әзерләнгән, калганнарында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны физик затлар тарафыннан техник карау узу өчен тәкъдим итүнең түбән дәрәҗәдә булуы күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә, юлларда эксплуатацияләгән вакытта машиналарның техник торышын тикшергәндә, техник карау узу түбән дәрәҗәдә булган җирлек хуҗаларына зур игътибар бирелә. Ачыкланган бозулар буенча административ җәза кулланыла.

 

Р.М.Гыйльманов – Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International