Кыр яңалыклары

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районында язгы кыр эшләрен уздыру мәсьәләсе буенча күчмә эш киңәшмәсе узды. Чара Коргуҗа авыл җирлеге кырында булды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек хезмәте белгечләре, районның Баш ветеринар табибы Марат Зыятдинов катнашты.

Киңәшмә барышында техник карауны вакытында уздыру, терлекчелек биналары территорияләрендә тәртип урнаштыру һәм туфракка ашламаларны нәтиҗәле кертү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International