Әгерҗе муниципаль районының "Иминлек" ҖЧҖдә имтиханнар узды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 апрелендә Әгерҗе муниципаль районының "Иминлек" ҖЧҖдә А1 категориясе буенча мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына һәм В һәм С категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын алуга имтиханнар узды. А1 категориясе буенча сынауга 15 кеше кертелде, аларның өчесе теория өлешен бирә алмады. В һәм С категорияләре буенча килгән 20 кешенең өчесе теория өлешен бирмәде һәм икесе юлда йөрү кагыйдәләрен тапшыра алмады. Кабатлап тапшырыла торган имтихан 2019 елның 6 маена билгеләнде. Сынауларны уңышлы үтүчеләр якын киләчәктә таныклыклар алачак.

 

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International