"Актаныш технология техникумы"нда имтиханнар узды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 17-18 апрелендә авыл хуҗалыгы производствосында механиклар курсын тәмамлап чыгучылар өчен В, С, Д, Е, F категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алуга имтиханнар узды. Сынауга 30 студент кертелде, 24се барлык квалификация таләпләрен уңышлы үтәде. Бирә алмаганнар өчен кабат имтихан бу атнада булачак.

 

И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International