17 һәм 19 апрельдә Сарман аграр көллиятендә "B", "C", "E", "F" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга чираттагы имтиханнар узды. Сынауга барлыгы 48 студент кертелде. Кертелгән студентлар арасыннан 39ы сынауны уңышлы тапшырды, алар якын киләчәктә тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак һәм Татарстан Республикасы хуҗалыклары кырларында эш практикасын узачак. Алар республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә шактый зур ярдәм күрсәтәчәк. Өстәмә имтихан исә 7 көннән соң булачак.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
