Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегендә гражданнарны һәм юридик затларның вәкилләрен шәхсән кабул итте, очрашу барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машина йөртүче таныклыкларына уку һәм бу таныклыкларны бирү процессын оештыру мәсьәләләре каралды.