Быелның 24 апрелендә, расланган график нигезендә, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ базасында техник карау уздырылды. Техник карау өчен 32 трактор һәм башка төрле үзйөрешле машина, трактор тагылмалары тулы составында тезеп бастырылган иде. Тикшерелгән барлык техника арасыннан ике тракторда һәм бер тагылмада тышкы яктырту җиһазларының төзексезлеге өлешендә җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 29 берәмлек техникага техкарау узу турында таныклыклар биреләчәк, ә техник карауны узмаганнар буенча техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.