23 апрель көнне, "Гарант" ИКК ҖЧҖ укыту комбинаты базасында AI, AII, AIII, B, C, D, E, F категорияләре буенча квалификация имтиханнары узды. Имтиханнарга барлыгы 38 кеше кертелде, шуларның 26сы сынауны уңышлы тапшырды.
Сынау нәтиҗәләре буенча 26 курсант тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак. Калган 12 укучы җиде көннән соң имтиханны яңадан тапшырып караячак.
А.М.Талипов – Баулы ш. һәм Баулы муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

