2019 елның 22 апрелендә Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы хакимиятенең аппарат киңәшмәсендә районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров 2018 елдагы эшчәнлеккә һәм 2019 елгы эш планнарына багышланган доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар үзйөрешле машиналарны теркәтү, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу һәм техник карау уздыру кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән танышты. Бүлек эшендәге уңай һәм тискәре яклар билгеләп үтелде. Физик затлар буенча еллык техник карау уздыру күрсәткечләре түбән булуга бәйле рәвештә, район хакимияте башлыгы Р.Г.Кәримов әлеге юнәлештә авыл җирлекләре башлыклары һәм Зәй ш. ЮХИДИ бүлеге белән берлектә эшләргә киңәш итте.
В.Г.Гончаров – Зәй ш. һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.