2019 елның 17, 18, 19 апрелендә Түбән Кама муниципаль районының "УАТ-НКНХ" ҖЧҖдә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карау уздыру барышында техника буенча документлар, номер агрегатларының документта күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәве тикшерелде. Машиналарның техник торышы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе-бирмәвенә махсус игътибар бирелде. Техник карауга 166 берәмлек техника тапшырылган иде, шуның 157се техник тикшерүне уңышлы узды. Тугыз берәмлеккә техник карау актлары төзелде һәм бер күрсәтмә бирелде.
Р.Р.Мөниров – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.