23 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Кукмара муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, очрашу барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру һәм теркәлү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.