Яңа Чишмә муниципаль районының агросәнәгать комплексында үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга еллык техник карау төгәлләнде

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

2019 елның 15 апреленнән 19ына кадәрге чорда Яңа Чишмә районының эре агросәнәгать комплексы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга еллык техник караулар уздырылды. Техник караулар "Закорма" ҖЧҖ, "Агро-Основа" ҖЧҖ – "Шахмайкино", "Азеево", "Утяшкино", "Тубылгы Тау" бүлекчәләрендә һәм М.И.Козлов КФХ хуҗалыгында узды. Техник карау уздыру барышында техниканың торышы, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча беренчел чаралар белән тәэмин ителеше тикшерелде. Механизаторларга хезмәтне саклау һәм техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча һәм 2018 елда Татарстан Республикасы буенча тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашында кылынган юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International