17 һәм 18 апрель көннәрендә, расланган графикка туры китереп, "Каздорстрой" АҖ базасында техник карау уздырылды. Тикшерү өчен техника 2 мәйданчыкка чыгарып бастырылган иде: Яшел Үзән районының Новониколаевский поселогында һәм Нурлат авылында. Техник карауга 100 берәмлектән артык үзйөрешле техника тапшырылды. Техниканы карау контроль-диагностика җайланмаларыннан файдаланып уздырылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 98 берәмлек техникага техкарау узу турында таныклыклар бирелде, ә техник карауны узмаганнар буенча техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
