Казан шәһәрендә "Шәһәрне төзекләндерү" МУП еллык техник карау узды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Эш графигы нигезендә, 2019 елның 19 апрелендә Казан шәһәрендә "Шәһәрне төзекләндерү" МУП предприятиесендә Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды. Карауга 38 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тапшырылган барлык техника да техник карау уздыру кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә иде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

М.Р.Әхмәтҗанов – бүлек башлыгы, Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International