Быелның 17 апрелендә кардан-саздан йөрүче техниканың 2019 елгы язгы-җәйге-көзге сезонга әзерлеге еллык техник карау кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан тикшерелде, аның барышында "Лениногорскнефть" НГТИ транспорт хезмәте катнашты. Техкарау документларның булу-булмавын һәм чынбарлыкка туры килүен, шулай ук машинаның үзенең техник торышын тикшерүне үз эченә ала. Бу вакытта тормоз, руль системасына, тышкы яктырту җайланмаларына, көпчәкләргә, шиннарга, двигательгә һәм аның белән бәйле системага, тышкы күренеш көзгеләренә, янгын сүндергечнең, медицина аптечкасының, аварияле тукталыш тамгасының һәм теркәүгә алыну тамгасының булу-булмавына махсус игътибар бирелә. Әлеге техник карауга планлаштырылган 22 берәмлектән 17 берәмлек техника күрсәтелде, биш машина сервис оешмасында планлы техник хезмәт күрсәтүгә тапшырылган иде. Алар ремонт эшләре уздырылганнан соң шулай ук каралачак.
И.Н.Галимов – Лениногорск ш. һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.