Сезне һөнәри бәйрәм – Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте оешкан көн белән тәбрик итәм!
Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә безнең хезмәт Татарстан Республикасы Хөкүмәте Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенә билгеләгән бурычларны лаеклы үтәп килә.
Уртак башкарылган эш, күзәтчелектәге техникага булган махсус игътибар һәм җентекле контроль, кешеләр яшәешенең һәм сәламәтлегенең иминлеген тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерәм. Һәм бүген республика территориясендә булган барлык үзйөрешле техника тикшерүдә тора дип, ышаныч белән әйтергә була.
Чын күңелдән сезгә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм бары тик иң яхшысын гына телим!
Хөрмәт белән,
Р.Р.Зыятдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.