2019 елның 17 апрелендә Биектау муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан Кече Рәс авылында физик затларда булган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерүгә 12 берәмлек үзйөрешле машина күрсәтелде. Карау нәтиҗәләре буенча 10 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде, 2 берәмлек буенча, ачыкланган техник җитешсезлекләрне күрсәтеп, техник карау актлары төзелде.
Рәшит Гарипов – ТР Биектау муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.