Әгерҗе муниципаль районының "АГРЫЗАГРОХИМСЕРВИС" ҖЧҖдә еллык техник карау уздырылды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 17 апрелендә Әгерҗе муниципаль районының "АГРЫЗАГРОХИМСЕРВИС" ҖЧҖ һәм "НАЗЯР" ҖЧҖ хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы тракторларына һәм тагылмаларына планлы техник карау уздырылды. Техник карауга ике мәйданчыкта барлыгы 24 берәмлек техника күрсәтелде, аларның 2 берәмлеге буенча, ачыкланган техник җитешсезлекләрне күрсәтеп, техник карау актлары төзелде. Тикшерү барышында техниканың техник торышына һәм беркетелгән механизаторларның таныклыкларында тиешле категорияләрнең булуына махсус игътибар бирелде.

 

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International