12 апрель көнне Балык Бистәсе муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыкларында булды. Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек торышын, хезмәт сагы таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләде.
Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын "КУЛОН-АГРО" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – "КАМА-АГРО" ҖЧҖ, өченчедә – "Масловский" ААҖ.
Л.К.Гыймаев – Балык Бистәсе муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.