11 апрель көнне Яшел Үзән муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия районның 6 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек торышын, хезмәт сагы таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләде.
Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын "ВЗП Заволжья" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – Тау иле" АХСК, өченче урында – "Күгәй" АХСК.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.