12 апрель көнне Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е.Богомолов, авыл хуҗалыгы идарәсенең һәм Россельхозцентр бүлегенең баш белгечләре, Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.В.Хисмәтуллин катнашындагы комиссия техниканың һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек торышын тикшерде. Конкурс уздырылган вакытта "Закрома" ҖЧҖдә (элеккеге "Кулон" агрофирмасы), М.И.Козлов крестьян-фермер хуҗалыгында, "Агро-Основа" ҖЧҖ бүлекчәләрендә, "Игенче" ҖЧҖдә чәчүлек комплексларының, туфрак эшкәртү агрегатларының, чәчкечләрнең һәм тракторларның әзерлегенә махсус игътибар бирелде. М.И.Козлов КФХ, "Игенче" ҖЧҖ кебек хуҗалыкларда чит илдә һәм үзебездә җитештерелгән яңа энергиясыешлы тракторларның, заманча чәчүлек комплексларының һәм киң колачлы туфрак эшкәртү агрегатларының сатып алынуы сөендерә.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урын "Агро-Основа" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – М.И.Козлов КФХ һәм өченче урында – "Игенче" ҖЧҖ.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.