Азнакай муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча конкурс булды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

11 апрель көнне Азнакай муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия районның 16 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыгында булды. Комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү торышын, куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар һәм механизаторларга медосмотр уздырылуын, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын тикшерде.

Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын "Таллы Бүләк" АХСК бирелде, икенче урында – "Марс" ҖЧҖ, өченче урында – "Азнакай" АФ ҖЧҖ.

                                                   

Р.М.Хөҗҗәтов – Азнакай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International